Тәңре

Күк – сәфәрдә иде япа-ялгыз:
Миңа гына очрады ул Күк.
Аңа сәҗдә кылган бабамнарны
Эзли чыккан ахры кичтән үк.

Онытылу дигән караңгылык!
Һәркем кала монда югалып.
Күк-Тәңре дә коткаруны эзли –
Коткаралыр аны тик халык.

Онытылган Күкнең каршысында
Тып-тын калдым. Мин соң ни әйтим? –
Җир йөзендә ябык фикеремне
Икчез-чиксез күккә юнәлтмим.

Тавыш-тынсыз төнлә елады күк.
Ул адашкан иде, ахрысы.
Караңгыда аңа юл табыйм, дип,
Йөрәгем ут булып кабынсын.

Ул шәрекъкә китте – халкым күге.
Сөендерде бер хис бәгъремне:
Безнең белән кавышасы юлда
Адаштырмас иблис Тәңрене.
Жанр: Стихотворение

Возврат к списку