Шагыйрь ватаны

Ут алган татар авылын...
Коткарам, дип, әлбәттә,
Тәңре боерган шагыйрьгә,
Илт аны, дип, җәннәткә.

Уттан алган да авылны,
Шагыйрь аны куенда
Алып киткән. Юлларына
Сәмави нур коелган.

Галәм диварларын хәзер
Ялмаган ялкын теле.
Ахирәткә киткән шагыйрь,
Дөнья калган өтелеп...

Утка чорналган Галәмнән
Аерып Җирнең ямен,
Үзе белән алган шагыйрь,
Белгән ул яшәү тәмен.

Кисәүләр бераз суынгач
Галәми салкын җилдә,
Төннең көлен көрәр өчен
Бирегә Тәңре килгән...

Кулын пешергән ул шулчак,
Актарып тарих көлен!
Сөю тулы йөрәк икән
Яндырган шагыйрь илен.

Ут алган татар авылын...
Коткарам, дип, әлбәттә,
Тәңре боерган шагыйрьгә,
Илт аны, дип, җәннәткә.
Жанр: Стихотворение

Возврат к списку