Манара
Риваятьләр буенча, Сөембикә, дошманнарына тоткын
буласы килмичә, манарадан ташланган, имеш.
Манарасы күккә ашмый икән,
Бу җир шулай үзе югары.
Манарадан өскә атлаганда,
Күкне җуйган синең кулларың...
Сулган ай да сине сагынадыр.
Анык булган зирәк хатынга:
Биеклекләр иблис өчен түгел,
Биеклекләр – Алла катында.
Казан буйлап җилләр елап йөри,
Сагынадыр шәһит киткәнне;
Тәңре өчен җирдә һәркем тигез,
Тик мәңгелек – якын иткәне.
Кырлар иркенлеген сеңдергән җан
Тарта һаман синең Казанга.
Манараңны иңгә салган бу җир
Әйтерсең лә күкләр казана.
Русчадан Ркаил Зәйдулла тәрҗемәләре.
буласы килмичә, манарадан ташланган, имеш.
Манарасы күккә ашмый икән,
Бу җир шулай үзе югары.
Манарадан өскә атлаганда,
Күкне җуйган синең кулларың...
Сулган ай да сине сагынадыр.
Анык булган зирәк хатынга:
Биеклекләр иблис өчен түгел,
Биеклекләр – Алла катында.
Казан буйлап җилләр елап йөри,
Сагынадыр шәһит киткәнне;
Тәңре өчен җирдә һәркем тигез,
Тик мәңгелек – якын иткәне.
Кырлар иркенлеген сеңдергән җан
Тарта һаман синең Казанга.
Манараңны иңгә салган бу җир
Әйтерсең лә күкләр казана.
Русчадан Ркаил Зәйдулла тәрҗемәләре.
Жанр: Стихотворение
Автор: Камиль Тангалычев

