Казан
Төн куна кырда Ватаным,
Учактан якты төшә.
Кызарып кызган казанда
Кайнар бәрәңге пешә.
Җир үзе дә шул казандай
Корымлап көйгән, кызган.
Бу учакта Невскиймы,
Чыңгызханмы ут сызган?
Гөбердәп кайный бәрәңге,
Тавышы ерак китә;
Әйтерсең, атлы хәрбиләр
Кыр буйлап чабып үтә.
Күк йөзе – кызган казан күк,
Болыт уклар уйната, –
Яшеннәр гүя дөньяга
Кояш пешереп ята.
Учактан якты төшә.
Кызарып кызган казанда
Кайнар бәрәңге пешә.
Җир үзе дә шул казандай
Корымлап көйгән, кызган.
Бу учакта Невскиймы,
Чыңгызханмы ут сызган?
Гөбердәп кайный бәрәңге,
Тавышы ерак китә;
Әйтерсең, атлы хәрбиләр
Кыр буйлап чабып үтә.
Күк йөзе – кызган казан күк,
Болыт уклар уйната, –
Яшеннәр гүя дөньяга
Кояш пешереп ята.
Жанр: Стихотворение
Автор: Камиль Тангалычев

